Кукмара "Шәфкать" үзәгендә кунаклар булды

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмара “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Ветераннар янәшә яши" темасына очрашу үткәрелде.

Чакырылган кунаклар – хезмәт ветераннары – хатирәләре белән уртаклашты.

Ветераннар өчен балалар әзерләгән кечкенә генә концерт куелды. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International