Ел саен Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бөек татар шагыйре, язучы Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырҗләр уку уза.
"Балачактан ук милли мәдәният гореф-гадәтләренә кызыксыну тәрбияләү бик мөһим", – дип билгеләп үтә тәрбияче Ирина Здобнова.
Чара барышында балалар халык көйләре аша "Су анасы", "Шүрәле", "Бала һәм күбәләк" шигырьләрен сөйләде. Шулай ук, балалар китапханәсе хезмәткәрләре күргәзмә үткәрде.