"Ышаныч" комплекслы үзәге белгечләре Диңгез буе коллегаларының тәҗрибәсе белән танышачак

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Татьяна Грачева шушы көннәрдә Санкт-Петербургта узган "Безнең балалар. Балаларның сәламәтлеге һәм аларны формалаштырган факторлар" V Бөтенроссия форумында катнашты.

Зур кызыксыну белдереп, Татьяна Грачева "Асоциаль күренешләрне кисәтү: яшүсмерләр арасында суицид очраклары" фикер алышу мәйданчыгында катнашты.

Форумда катнашуның нәтиҗәсе булып, "Ышаныч" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләренең Диңгез буе коллегаларының тәҗрибәсен куллану тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International