"Көчләүсез балачак" Республика программасы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында дәрес үткәрде.
Әлеге чараның максаты булып мөнәсәбәтләрне җайга саларга өйрәтү торды.
Чара барышында яшүсмерләр игътибарны җайга саларга юнәлдерелгән күнегүләр башкарды.
Дәрес ахырында "Ышаныч атмосферасын булдыру” буклетлары өләшенде.