"Тылсым" үзәгендә конкурс узды

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Бүген Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә хезмәт терапиясе инструкторы Ләйсән Кабирова "Әйдә әле, әбиләр" конкурсы үткәрде.

Конкурс этаплап узды. Беренче "Танышу, хобби" этабында катнашучылар үзе, яраткан һөнәре турында сөйләде. Икенче этапта әбиләр әйтемнәр, табышмаклар белү буенча көч сынашты. Соңгы этапта конкурста катнашучылар көй, музыка сәләтен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International