Бүген Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мобиль бригадасы Куйбышев Затоны поселыгына Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Әминә Булатова янына барды.
Әминә Булатованы Кама Тамагы муниципаль районында социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, "Куйбышев Затоны" муниципаль берәмлек башлыгы Николай Ефимов, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Илсөяр Сабирова, социаль эш буенча белгече Римма Айсина котлап, бүләкләр тапшырды. Социаль хезмәткәр Александра Хәлиуллина исә, үз куллары белән эшләнгән бүләген бирде.