Узган ял көннәрендә "Язгы мәрхәмәтлек атналыгы" кысаларында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты "Экологик уикенд"та катнашты. Интернат-йорт хезмәткәрләре Циолковский урамы 13 нче йорт һәм Академик Королев урамы 9 нчы йортында “Санитар десант” үткәрде.
Шулай ук яшь инвалидлар бүлеге карамагындагылар белгечләр белән берлектә Нефтебаза районда чишмәне төзекләндерү буенча экологик акция оештырды.