Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл утырышы узды

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә районның эш бирүчеләре белән түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада «Завод им.Серго» АҖ, "НАСКО" АҖ, "ПКФ "Полюс" ҖЧҖ, "Эссен" ҖЧҖ, "Оптовик" ҖЧҖ, "Меган" ҖЧҖ, "Тандер" АҖ һәм башкалар катнашты.

Үзара диалог кысаларында Профессиональ стандартлар нигезендә вакансияләрнең хезмәт функцияләре, эшкә алу шартлары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән килешү формалары турында фикер алышынды.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International