Әгерҗе районында фашист концлагерьларының элекеге әсирен котладылар

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

11 апрель көнне фашист концлагерьларыны элеккеге әсире Валентина Титова социаль яклау бүлеге башлыгы, Әгерҗе районы администрациясе вәкилләре, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, шулай ук “Без бергә” клубы катнашучылары белән очрашты.

Әлеге чара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итүгә 72 ел тулу уңаеннан оештырылды. Валентина Титова кунакларны күрүенә бик шат булды.

Очрашу ахырында Валентина Титова яшь буынга үз ата-аналарын хөрмәт итәргә, илнең тарихын истә тотарга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International