Халыкара фашист концлагерьларыннан азат ителү көне уңаеннан Бөгелмә 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең музеенда укучылар социаль хезмәткәрләр белән берлектә фашист концлагерьларының элеккеге әсирләрен искә алды.
Чарада социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Эльвера Резванова катаншты. Ветераннар авыр сугыш чоры турында сөйләде, фотоальбомнарын күрсәтте.
Очрашу ахырында ветераннар рәхмәт сүзләре җиткерде, аларның һәркайсына азык-төлек җыелмалары тапшырылды.