Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне уңаеннан Казанда тематик чаралар узды

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне уңаеннан Идел буе районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре төркемле чара үткәрде.

Чара барышында "Дан Аллеясы" дип исемләнгән документаль фильм күрсәтелде. Ветераннар яшь кунаклар белән концлагерьларда үткәрелгән көннәре турында сөйләде.

Шулай ук, чара барышында ветераннарга "Бер Җиңү" балалар шигыре җыентыклары тапшырылды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International