Район үзәк китапханәсендә Апас "Рассвет" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Өлкән кешенең куркынычсызлыгы” дип сиемләнгән чара үткәрде.
Әлеге чарада социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Луиза Сафина, ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев, эчке эшләр хезмәткәре Рания Михайлова, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәтләре катнашты.
Өлкәннәргә куркынычсызлык тематикасына листовкалар тараттылар.
Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында Илдар Вәлиев сөйләде. Ул янгын датчиклары турында сөйләп узды.