“Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү” программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова 8-12 яшьлек балигъ булмаганнар арасында төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты – балигъ булмаганнарда Ватанның тарихына карата кызыксыну уяту, рус солдатларының батырлыгы һәм кыюлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Дәрес барышында социаль педагог Россия һәм аның чикләре турында, тулырак Калиниград өлкәсенә тукталып әңгәмә корды.