Чистай интернат-йортында "Бухенвальдский набат" хәтер сәгате узды

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган хәтер сәгате узды.

Чара барышында фашистларның җинаятьләре, алманнарның концлагерьләре турында хикәяләр яңгырады. Шулай ук, очрашуда катнашучыларга документаль фильм да күрсәтелде.

Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International