Шушы көннәрдә "Веста" үзәгендә зональ профессиональ супервизия узды.
Чарада Минзәлә, Тукай, Мамадыш, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Чистай, Түбән Кама районнары һәм Яр Чаллы шәһәренең гаилә һәм балаларга социаль ярдәкүрсәтү бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Супервизияне Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге начальнигы урынбасары Людмила Чернова башлап җибәрде.
Супервизия эшлекле уен формасында дәвам итте. Барлык катнашучылар да фикер алышуда актив катнашты.