Чистай интернат-йорты карамагындагылар һәм хезмәткәрләр космонавтика турында сөйләштеләр

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында авиация һәм космонавтика көненә багышланган чара узды.

Учреждение карамагындагылар рәхәтләнеп йолдызлар, космик сәяхәтләр турында хикәя тыңлады, “Космос” темасына документаль фильм карады.

Интернат-йорт хезмәткәрләре исә космонавтларның традицияләре һәм үзенчәлекләре тормышы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International