Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Агафья Хәертдинова һәм психолог Вероника Шәрифуллина 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Истәлекләрне саклыйбыз" дип исемләнгән фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган чара үткәрде.
Әлеге чараның максаты булып яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм өлкән яшьтәге гражданнарга хөрмәт тәрбияләү торды.
Чара барышында катнашучылар фашист концлагерьларының әсирләре турында виделофильм карады.