Лениногорск "Башлангыч" үзәгендә пленар киңәшмә узды

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән планер киңәшмә узды.

Чара барышында өйдә социаль хезмәтләрнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләсе каралды. Бүлек мөдире Луиза Ризванова агымдагы елның соңгы өч аенда күрсәтелә торган хезмәтләрнең анализы белән таныштырды.

Көн тәртибендә аерым урын инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә бүлеп бирелде.

Шулай ук, җыелыш барышында бүлек мөдире һәм социаль эш буенча белгечләр истәлекле даталарда массакүләм чаралар үткәрү, волонтерлар белән эшләү өлешендә методик һәм амбулато ярдәм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International