Авиация һәм космонавтика көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ольга Тугашова хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева белән берлектә "Космоска сәяхәт" дип исемләнгән интерактив дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып балигъ булмаганнарга астрономия һәм космонавтикага кызыксыну уяту, иҗади фикерләү, интеллектуаль һәм рухи үсешне формалаштыру торды.
Дәрес барышында социаль педагог космос, йолдызлык, кояш системасы планеталары турында сөйләде. Алга таба балалар викторинада катнашты, ребуслар чиште, табышмакларга җаваплар бирде.