Кичә Югары Ослан "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган чара үткәрде.
Чарага социаль хезмәт алучы балалар чакырылды. Чара ахырында балалар ике элеккеге әсиргә үз куллары белән ясаган кул эшләнмәләре тапшырды.