12 нче апрель көнне Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары “Ветеранга хат!” исемле акция оештырып җибәрде.
Әлеге акциягә шулай үк күп балалы һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге балалар да кушылырга теләк белдерде.т Акция барышында Бөек Җиңү көненә багышлап, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә хатлар язылды.
9 май көнне балалар һәм бүлек белгечләре бу хатларны Бөек Ватан сугышы ветераннарына өләшәчәк.