"Мәрхәмәтлек утравы" һәм "Табигать белән гармониядә" проектлары кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Пасхальная корзиночка" дип исемләнгән мастер-класс үтте.
Социаль белгеч Александр Окунев сүзләренчә, бәйрәм атмосферасы булдырырга бөтенләй кыен түгел, үз фантазияңне күрсәтү генә дә җитәрлек. Мастер-класс барышында интернат-йортта яшәүчеләр КФУның инженер-технология факультеты студентлары белән "бумагопластика" техникасы буенча кәрзиннәр ясады.