13 нче апрель көнне“Шатлык” приютында тәрбияче Тимофеева И.А. җитәкчелегендә кече яштәге балалар белән математика буенча ачык дәрес узды.
Әлеге чара математиканың иң гади формаларын өйрәтүгә багышланган иде. Дәреснең төп максат булып тәүлекнең эзлеклелеген аңларга өйрәтү, математика фәненә кызыксыну уяту, хәтер, уйлау сәләтләрен үстерү торды.
Чарада төрле яштәге балалар катнашты. Шуңа күрә биремнәр яшь үзенчәлекләренә карап бирелде. Балалар бик теләп катнашты. Алар үзләренең логик уйлау сәләтләрен, төпле фикерләүләрен күрсәтте.