"Татарстан – 100 ел" юбилее алдыннан Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы “Республикам белән горурланам” дип исемләнгән тематик чара үткәрде.
Чарага Кама Тамагы районының ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе, җәмәгать ярдәмчесе, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Виталий Юманов, үзәк китапханәсенең әйдәп баручы методисты Фәйрүзә Мөхәммәтгалиева, Миңнуллин ис. музееның баш саклаучысы Гөлчәчәк Гыймадиева чакырылды.
Кунаклар Туфан Миңнуллин һәм туган якны өйрәнү музееның башлап җибәрүчесе Мария Драгунованың тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге турында сөйләделәр.