Эшсез зәйлеләр һөнәри укытуга кереште

2017 елның 14 апреле, җомга

2017 елның 7 апрель көнендә Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә 10 эшсез граждан һәм 1 мәшгуль булмаган инвалид "Сатулар буенча менеджер" һөнәре буенча укырга кереште.

Шунысын да әйтергә кирәк, укуларны Яр Чаллы шәһәренең инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте укытучылары уздыра.

Уку вакыты 2,5 айны тәшкил итәчәк. Курслар тәмамланганнан соң дипломнар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International