Шәһәр вакансияләр ярминкәсе кысаларында Казан шәһәренең Совет районы эш бирүчеләренә 508 кеше мөрәҗәгать итте

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Казан шәһәре Совет районының 9 предприятиесе бүген "ИТ-Парк" бинасында узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашты. Алар арасында МУП ПАТП-2, Казан шәһәре Совет районы хәрби комиссариаты, "Таттелеком" Казан электр элемтәсе идарәсе һәм башкалар булды.

Эш бирүчеләр ташчы, компрессор җайланмалары җитештерү машинисты, формовщик, тегүче, программист кебек вакантлы эш урыннары тәкъдим итте.

Алга таба эшкә урнашу өчен 28 граждан юнәлеш алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International