7 нче апрель көнне администрациянең актлар залында яшь әниләр белән чираттагы "түгәрәк өстәл" утырышы узды.
Утырышта Кайбыч муниципаль районы башлыгы, социаль яклау бүлеге башлыгы, пенсия фонды бүлеге башлыгы, республика матди ярдәм үзәгенең 22 нче филиалының бүлек мөдире, үзәк район хастаханәсе педиатры, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре катнашты.
Ел башыннан республикада хәйрия фонды инициативасы буенча авыр тормыш хәлендә калган яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән акция старт алды.
Әлеге акция кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләргә, яшь әниләргә "Бала тартмасы" җыелмасы тапшыралар. Коробкада бала чүпрәге, комбинезон, кирәкле уенчыклар, имезлекләр кергән.