Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт бинасында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчьяклы комиссиясенең агымдагы елда беренче утырышы узды.
Республика өчьяклы килешүенең үтәлеше турында мәгълүмат белән социаль партнерлык якларының барлык координаторлары чыгыш ясады: хөкүмәт ягыннан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, профсоюз оешмасы ягыннан Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм эш бирүчеләр ягыннан эш бирүчеләр берләшмәсе Координацион советы рәисе Александр Лаврентьев.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, нәтиҗәдә, 2016 елда Россиядә иң алга киткән экономиканы саклап калып булды.