“Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” Бөтенроссия конкурсының зональ этабы тәмамланды

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә республика мәгълүмати-методик үзәгендә “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” Бөтенроссия конкурсының зональ этабы тәмамланды.

Тәкъдим ителгән 143 кандидатуралардан 56 кеше 10 номинация буенча конкурсның Республика йомгаклау этабында катнашу өчен сайлап алынды.

Барлыгы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2 кандидатура сайлап алыначак. Әлеге конкурсантлар Бөтенроссия конкурсында федераль дәрәҗәдә Татарстанны яклаячак һәм “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” исеме өчен көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International