2017 елның 12 апрель көнендә "Ит-парк" югары технологияләр технопаркында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Биредә 14 500 вакантлы урыннары тәкъдим ителде.
Әлеге мәгълүматны мәгълүмати киоск, стендлар, вакантлы эш урыннары компьютер банкы аша алып була иде. Ярминкә эшендә 51 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.
Эш эзләүчеләргә 2000 вакансия тәкъдим ителде, 168 кеше алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды.
Барлыгы вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 1460 кеше булды.