2017 елның 13 апрель көнендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районының 23 предприятие вәкилләре катнашты, шул исәптән, "Кичучат" ҖЧҖ, "Әлмәт ПОПАТ" АҖ, "СМП-Нефтегаз" АҖ, "Таттелеком" САҖ, "Санаторий-профилакторий "Сәламәтлек" ҖЧҖ, МБУ "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" һәм башкалар да булды.
Эш эзләүчеләргә тракторчы, механизатор, каравылчы, агроном, баш зоотехник, ветеринария табибы, инженер-механик, терлекче, пешекче, комбайнчы, шәфкать туташы, врач (хирург, ортопед, кардиолог, гинеколог, невролог), фельдшер, машина йөртүче, троллейбус йөртүчесе, кладовщик һәм башка вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде.
Әлеге чарага 150 дән артык кеше килде. Вакантлы урыннарына 17 кеше чакырылды.