Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Сәламәтлек әлифбасы" программасы кысаларында социаль педагог Эльмира Гарафутдинова чара үткәрде. Әлеге чара сәламәтлек көненә багышланган иде.
Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, балигъ булмаган балаларда үз сәламәтлекләрен кайгыртырга өйрәтү торды.
Чарада сигез балигъ булмаган бала катнашты.