Бүген, 11 апрельдә, Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнендә Алабуга "Яңа йорт" социаль приютының "Кайгырту" тимурчылар отряды иреклеләре Бөек Ватан сугышы ветераны, элеккеге балигъ булмаган концлагерь әсире Ковальчук Федор Яковлевич янына барды.
Визит кысаларында балалар сугыш турында шигырьләр сөйләде, үз куллары белән ясаган открытка бүләк итте.
Очрашу ахырында ветеран балаларга рәхмәт сүзләре җиткерде.