Бүген Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне. Шул уңайдан КНИТУ-КАИның Әлмәттәге филиалында очрашу кичәсе оештырылды.
Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Әлмәт районында кече яшьтә фашист концлагерьларында тоткынлыкта булган 6 кеше гомер кичерә.
Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гиматдинова, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, КНИТУ-КАИ филиалы директоры Светлана Юдина һәм башкалар очрашуга килгән ветераннарга изге теләкләрен җиткерде.
Очрашу кичәсе азагында ветераннар өчен чәй өстәле әзерләнде.
Сәламәтлеге какшау аркасында очрашуга килә алмаган ветераннарны өйләренә барып котлады.