Узган шимбәдә, 8 апрель көнне, Алабугада Татарстан Республикасы Физкультура-спорт инвалидлар җәмгыяте тарафыннан оештырылган голбол буенча Республика чемпионаты узды.
Чарада Чистай Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең командасы катнашты. Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортыннан Антон Капитонов катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча чистайлылар хатын-кызлар зачетында алтын яулады, ир-атлар командасы дүртенче нәтиҗәне күрсәтте. Гомумкоманда зачетында Чистай командасы республика буенча өченче урынны алды.