"Ышаныч" үзәгендә балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча фикер алыштылар

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә түгәрәк өстәл утырышы узды.

Очрашуда катнашучылар, ягъни балалар мәгариф учреждениесе, шәһәр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте, һөнәри белем бирү һәм социаль яклау учреждениеләре вәкилләре балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү турында фикер алыштылар.

Фикер алышу процессында балигъ булмаганнар белән эшләүнең иң нәтиҗәле формалары билгеләнде. Чара ахырында катнашучылар үз учреждениеләренең һөнәри юнәлеш бирү эш планы белән таныштырды һәм киләсе чараларда актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International