29 апрель көнне министрлыкның Республика ресурс үзәгендә “Һөнәри эмоциональ иминлеккә юл” чираттагы очрашу узды.
Биредә Казанның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы Аделия Гармонова чыгыш ясады. Ул республиканың башка социаль оешмаларында эшләүче хезммәттәшләре белән үз тәҗрибәсен уртаклашты.