Минзәлә комплекслы үзәге психологы суицидны кисәтү буенча чара үткәрде

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталия Кудряшова яшүсмерләр арасында суицидны кисәтү буенча чара үткәрде.

Чарада социаль патронатта торучы гаиләләрдән балалар катнашты. Дәрес барышында психолог стресс, борчулу төшенчәләре турында сөйләп узды. Балалар үз чиратында күнегүләр үтәде.

Чара ахырында психолог яшүсмерләргә белешмәлекләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International