Шушы көннәрдә Кама Аланында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды.
Чара барышында Түбән Кама "Веста " гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова "риск" төркеме булган балаларны ачыклау темасына чыгыш ясады. Үз чыгышында белгеч балаларның квестка керүен ачыклаучы билгеләр, "үлем" группасының югары һәм түбән звеносы турында сөйләде.