"Аеклык - бәхетле гаиләгә беренче адым" ведомствоара кампаниясе кысаларында Кайбыч районында “Сәламәт яшәү рәвеше өчен" дип исемләнгән чираттагы чара оештырылды. Биредә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган 27 гаилә катнашты.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге кампанияне үткәрү инициаторы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин булды, оештыручылар булып социаль яклау бүлеге (халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге) һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе торды.
Әлеге профилактик чаралар сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен яктырту максатыннан гамәлгә ашырылып килә.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта иң актуаль проблемаларның берсе булып халыкның сәламәтлеген ныгыту тора.
Шулай итеп, район башлыгы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча итте мәгълүмати-профилактика эш алып барырга тәкъдим итте. Очрашу нәтиҗәләре буенча гаилә әгъзаларына "Салават Күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексына йөрергә кушылды.