«Изгелек» үзәге карамагындагыларга бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтелде

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

2017 нче елның   6 нчы мартында   Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенә  "Профессионал” уку-укыту үзәгенең чәчтарашлары килде. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан хәйрия нигезендә мөмкинлекләре чикле  кешеләргә чәч кистерү хезмәте күрсәтелде.

"Профессионал" салон осталары белән хезмәттәшлек итү социаль хезмәт алучыларга эстетик һәм финанс ягыннан да ярдәм күрсәтте.

Бу көнне 24 социаль хезмәт алучы чәч  кистереп һәм матур прическалар ясатып, үзләренә бәйрәм бүләге ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International