Балтач районында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында республика иҗтимагый оешма бүлеге рәисе Булат Зыятдинов инициативасы буенча Балтач районында бәйрәм чаралары узды.

Шулай итеп, Балтач районының мәдәни үзәк сәхнәсендә "Ир-егетлэр солтаны" дип исемләнгән конкурс узды. Конкурста район җитәкчеләре арасыннан күп балалы гаиләләрдән 15 әти көч сынашты.

Чара ахырында барлык кунаклар да конкурста катнашучыларның казанышлары һәм кул эшләнмәләре белән таныша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International