Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Яр Чаллы шәһәре Автозавод районының ветераннар Советы оештырган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Чара барышында Автозавод районы социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Татьяна Фассахова өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү турында сөйләде. Үзәкнең юрисконсультанты Гүзәлия Салихова “Өлкән кешене гаиләгә алу” проекты турында аңлатып узды.
Очрашу ахырында чарада катнашучыларга буклетлар һәм мәгълүмати материаллар тапшырылды.