"Мирас" программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Кем ул патриот" дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Чарада социаль адаптациядә авырлыклар кичергән балалар катнашты. Балалар кызыксынып патриотизм турында документаль фильм карады, патриот портретын төзеде.