25 гыйнвар көнне Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Дәүләт хезмәтләре ярминкәсе" дип исемләнгән ачык ишекләр көне узачак.
Әлеге чара гражданнарга дәүләт хезмәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү турында хәбәр итү максатыннан оештырылачак.
Моннан тыш, районның эш бирүчеләре белән очрашу да узачак. Биредә эш эзләүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең төрле эшчәнлек юнәлешләре белән танышачак.
Көн тәртибендә шулай ук, “Табышлы хезмәттәшлек” темасына багышланган киңәшмә (башлана сәгать 8:00дә, каб. 318) һәм вакантлы эш урыннары ярминкәсе (башлана сәгать 9:00,фойе, 1 кат) оештырылачак.