Лин-офисның принциплары һәм кораллары Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендэ 2012 елдан кертелә башлады. Бүгенге көндә әлеге юнәлеш буенча эш актив рәвештә дәвам итә. “Сакчыл офис” методларын һәм үстерү инструментларын эш процесына кертү чарарлары кысаларында, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең 25 хезмәткәре уку үтте.
Укулар оешманың эш үзенчәлекләрен искә алып төзелгән иде. ЧОУ ДПУ “РЦ Вектор Роста” укытучылары тыңлаучыларны Лин-якынаю юлы, Лин кораллары, Кайдзен фәлсәфәсе, 5S системасы белән таныштырдылар. Уку барашында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре хокүмәт хезмәтләре күрсәтү процессын модельләштерделәр, алган теоретик белемнәрен ныгыту максатыннан эш мәйданнарын оптимальләштерү буенча чаралар уйлап таптылар.