27 декабрьдә Питрәч мунципаль районы “Шатлык социаль приюты” базасында консилиум утырышы узды.
Биредә Лаеш мунципаль районы КДН һәм ЗП җаваплы сәркатите Лицова Наталья Валентиновна һәм ГАУСО КЦСОН “Алтын Көз” гаилә һәм балаларны саклау бүлеге белгечләре Афанасьева Ольга Динаровна һәм Сытова Лилия Шарифзяновна катнашты.
Утырыш барышында Лаеш мунципаль районының авыр тормыш хәлендә калган 4 гаилә тикшерелде. Шулай ук, биредә яшүсмерләрне тәрбияләү эшчәнлеге буенча мәсьәлә күтәрелде, әти-әниләргә киңәшләр бирелде.