Яңа ел алдыннан Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы узды. Әлеге чарада 56 тәрбияләнүче һәм 28 ата-ана катнашты.
"Балаларга ярдәм" хәйрия үзәге җитәкчесе Русалина Крысько һәм "Ачышлар планетасы" оешмасының фәнни җитәкчесе Кристина Иохим фокуслар дөньясында булды. Үзәк карамагындагылар геройлар артыннан гына күзәтеп калмады, хәтта күп төрле фокусларда да катнашты.