"Веста" үзәге социаль педагогы балигъ булмаган балалар белән төркемле дәрес уздырды

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова 11-13 яшьлек балигъ булмаган балалар белән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты булып балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, аларда мәрхәмәтлек, риясызлык тәрбияләү торды.

Дәрес барышында мультфильм күрсәтелде, әңгәмә корылды. Шулай ук, социаль педагог балалар белән бергә инвалид балаларга яңа ел белән котлау хатлары язды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International