Казан комплекслы үзәге психологы тренинг уздырды

2016 елның 16 декабре, җомга

Казан халыкка социаль хезмәт күрсәту комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәту автоном дәүләт учреждениясенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәту бүлеге психологы балигъ булмаган 14-16 яшьлек балалар өчен «Үзеңнең тойгыларың белән идарә итү» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.

Тренинг барышында балаларга үз-үзләренә булган игтибарны үстерүгә, үзләренең эчке борчуларын киметүгә юнәлдерелгән берничә күнегү тәкъдим ителде.

«Гамәлләр, уй-фикерләр һәм хисләр» дип исемләнгән күнегүне үтәү барышында яшүсмерләргә гади гамәлләр күрсәтү тәкъдим ителде : ишек ябу, урыннан тору, кәгазь ерту Һ.б. Аннары шушы ук гамәлләрне яшүсмерләр төрле тойгылар белән үтәде: тынычлык, ышанычлык, үкенеч, нечкәлек, курку. Катнашучылар өчен  әлеге күнегү сүзләрнең тойгыларга булган йогынтысын тоярга мөмкинлек бирде.

Дәрес барышында яшүсмерләр үзләрененең психологогик хәләтләре белән ничек идарә итеп булганын белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International